ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген, 13.02.2023, шәһәр мэры Н.Г. Мәһдиев белән аппарат киңәшмәсендә ГХАТ идарәсе җитәкчесе Р.Г. Зарипова еллык чыгыш ясады. Равилә Гыйльметдин кызы 2022 елда Яр Чаллы шәһәренең гаилә-демографик хәле белән таныштырды.


12
февраль, 2023 ел
якшәмбе

11 февральдә ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре гадәттәгечә Аксубай районы чаңгы эстафетасына кушылды.

11 февральдә Саба районында «Россия чаңгы юлы» 41 ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы кысаларында узучы «Татарстан чаңгы юлы – 2023» республика массакүләм ярыш узды.


11
февраль, 2023 ел
шимбә

11 февраль кәнне Теләче чаңгы базасында «Татарстан чаңгы юллары - 2023» дип исемләнгән чаңгы ярышы булып үтте. Районыбыз Теләчедә әлеге ярыш елдан –ел матурырак уза, катнашучылар саны арта.

Еллар узган саен гаилә юбилее да шулкадәр кадерлерәккә әверелә. Һәр шундый тантана гаилә сарае диварындагы бер кирпеч булып тора, структураның ныклыгы өчен тагын бер гарантия – өй һәм гаилә. Без барыбыз да гаиләдән, анда буыннарның тере дәвамчанлыгы хисе, Россиянең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге тарихына катнашу хисе туа.


10
февраль, 2023 ел
җомга

2023 елның 10 февраль аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 200 бала туу турында акт теркәлде. 21 январь көнне Маланин Владимир Александр улы һәм Таисия Николай кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Майя исеме кушылды.

10 февральдә Бөгелмә ЗАГС бүлегендә Дорожкиннар гаиләсенең көмеш юбилярларын котладылар. Чирек гасыр элек булган кебек юбилярлар Мендельсон маршы астында тантаналар залына һәм туганнары, якыннарының алкышлары белән керделәр. Истәлекле вакыйга уңаеннан ир белән хатын кабат боҗралар алмашты һәм Бөгелмә районының Мактаулы гаиләләр китабына кул куйды.

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль район башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 10 сыйныф укучылары белән «Гаилә белеме» курсы буенча чара узды.

Зур Күккүз авылында яшәүче Гаделгәрәй абый һәм Әлфия апа Хәлилуллиннар 60 ел иңне-иңгә куеп, парлы гаилә юлы буйлап атлыйлар. Алар Бриллиант туйларын билгеләп узган. Хәлилуллиннар гаиләсен гаилә бәйрәмнәре белән котлап, район башлыгы исеменнән бүләкләр һәм Рәхмәт хаты тапшырылды.


8
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның беренче ае Чирмешән районына 7 сабый бүләк итте. 7 яңа туган баланың 4се малай һәм 3се кыз. Берәр бала - гаиләдә беренче һәм икенче, икесе - өченче, өч бала - гаиләдә дүртенче булып дөньяга килделәр. Балалар күбрәк булган саен тормыш та ямьлерәк!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International