Бөгелмә шәһәре ГХАТ Идарәсендә гаилә тормышының көмеш юбилярларын котладылар

2023 елның 10 феврале, җомга

10 февральдә Бөгелмә ЗАГС бүлегендә Дорожкиннар гаиләсенең көмеш юбилярларын котладылар. Чирек гасыр элек булган кебек юбилярлар Мендельсон маршы астында тантаналар залына һәм туганнары, якыннарының алкышлары белән керделәр. Истәлекле вакыйга уңаеннан ир белән хатын кабат боҗралар алмашты һәм Бөгелмә районының Мактаулы гаиләләр китабына кул куйды.

Александр Александрович һәм Ирина Михайловна тимерьюлчыларның хезмәт династиясе вәкилләре булып торалар, коллегаларында хөрмәт итәләр. Александр хезмәт юлын монтердан "Россия тимер юллары"ААҖ филиалының Бөгелмә инфраструктура династиясе начальнигына кадәр узды. Күп бүләкләр һәм грамоталары бар. Ирина шул ук оешмада хезмәт техникы булып эшли.

Ир белән хатын улын һәм кызын тәрбияли. Дорожкиннар гаиләсенең девизы: барысын да берьюлы кумагыз, язмыш бүләк иткән һәр мизгелдән ләззәтләнегез. Сабыр бул һәм барысы да булачак!

Юбилярларны Бөгелмә районы башкарма комитеты һәм «РТЮ» ААҖ филиалы Бөгелмә инфраструктура династиясе профсоюз комитеты вәкилләре котлады һәм бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International