Агымдагы елның беренче ае Чирмешән районына 7 сабый бүләк итте. 7 яңа туган баланың 4се малай һәм 3се кыз. Берәр бала - гаиләдә беренче һәм икенче, икесе - өченче, өч бала - гаиләдә дүртенче булып дөньяга килделәр. Балалар күбрәк булган саен тормыш та ямьлерәк!
Балалары өчен гаиләләр Давыт, Константин, Самат, Диана, Ралина, Мәрьям, Мия исемнәрен сайладылар. Иң яшь әнигә - 18, иң яшь әтигә 27 яшь тулды. Иң өлкән яшьтәге әнигә - 30, ә әтисенә 54 яшь тулды.
3 Чирмешән пары үз никахларын тантаналы рәвештә имзалары белән теркәделәр. Иң яшь кәләшкә – 19, кияүгә 22 яшь тулды. Иң өлкән кәләшкә - 35, кияүгә - 37 яшь.