Еллар узган саен гаилә юбилее да шулкадәр кадерлерәккә әверелә. Һәр шундый тантана гаилә сарае диварындагы бер кирпеч булып тора, структураның ныклыгы өчен тагын бер гарантия – өй һәм гаилә. Без барыбыз да гаиләдән, анда буыннарның тере дәвамчанлыгы хисе, Россиянең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге тарихына катнашу хисе туа.
2023 елның 11 февралендә Ефимовлар гаиләсе Анатолий Сергей улы белән Галина Федор кызының гаилә тормышының 55-еллык юбилее, «изумруд» туйлары булып узды. Бәхетле юбилярларның өч балалары, биш оныклары һәм өч оныкчыклары шатландырып яшиләр. Кадерле юбилярлар! Сезгә озын гомер һәм исәнлек телибез! Якты аяз көннәр һәм күңел тынычлыгы телибез. Бер-берегезне кадерләп, мәхәббәтегезне саклап яшәргә язсын!