11 февраль кәнне Теләче чаңгы базасында «Татарстан чаңгы юллары - 2023» дип исемләнгән чаңгы ярышы булып үтте. Районыбыз Теләчедә әлеге ярыш елдан –ел матурырак уза, катнашучылар саны арта. Быел әлеге спорт бәйрәме районның чаңгы базасында, Сабантуй бәйрәме уза торган мәйдан янында узды. Бу көнне ярыштан районның күп кенә оешма җитәкчеләре дә читтә калмады. Бәйгедә имгәнүчеләр булмады, монысы аеруча мөһим. Әлеге ярышта ГХАТ секторы житәкчесе Тимерханова Әнисә уңышлы чыгыш ясап, 40-49 яшьлек хатын-кызлар аралыгында, 1 урынга лаек булды.
Шунысын да әйтергә кирәк, бүген чаңгыга баскан һәр кеше җиңүче.