Зур Күккүз авылында яшәүче Гаделгәрәй абый һәм Әлфия апа Хәлилуллиннар 60 ел иңне-иңгә куеп, парлы гаилә юлы буйлап атлыйлар. Алар Бриллиант туйларын билгеләп узган. Хәлилуллиннар гаиләсен гаилә бәйрәмнәре белән котлап, район башлыгы исеменнән бүләкләр һәм Рәхмәт хаты тапшырылды.
Гаделгәрәй абый һәм Әлфия апа Хәлилуллиннар 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Балаларының һәм оныкларыныҗ игелеген, хөрмәтен тоеп гомер итәләр. Гаделгәрәй абый озак еллар шофер булып эшләде. Хәзер дә умарталар асрый. Әлфия апа гомере буе сыер сауды. Аш-суга бик оста.