Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә булачак яшь парлар өчен консультация узды

2023 елның 4 феврале, шимбә

Туй көне гашыйкларның тормышындагы иң дулкынландыргыч көн. Әгәр дә сез булачак туй тантанагызга әзерләнгәндә бер генә мөһим сорауны дә күздән ычкындырмаска телисез икән, без булачак яшь парлар өчен консультациягә килергә киңәш итәбез. Мондый очрашулар шимбә көнне Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда уза.

4 февраль көнне тантаналар бүлеге белгече Регина Кәлимуллина кияүләр һәм кәләшләргә никахлашуга әзерләнүнең барлык мөһим яклары турында сөйләде, ә очрашу ахырында бер пар мисалында тантананың ничек узачагын күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International