Туган балаларның 7 – малайлар, 6 – кызлар. 4 бала гаиләдә беренче булып, 2 – икенче, 5 өченче булып, 1 – дүртенче, 1-бишенче булып туды.
Соңгы вакытта әти-әниләр балаларына исем сайлауга бик җаваплы карыйлар һәм матур мәгънәле исемләр кушалар. Мәсәлән, гыйнвар аенда Асман, Аяз, Артём, Денис, Марк, Тимур, Эмиль, Әминә, Есения, Елизавета, Кәмилә, Кира, Кристина дигән исемнәр бирделәр. Иң яшь анага – 19 яшь, иң яшь әтигә 22 яшь, иң өлкән анага 39 һәм иң өлкән әтигә 41 яшь.
Гыйнвар аенда ГХАТ бүлегендә 6 язылышу турындагы акт төзелде. Иң яшь каләшкә 20 яшь, иң яшь кияүгә 21 яшь, иң олы кияүгә 38 һәм каләшкә – 42 яшь.