2023 елның гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 144 туу турында акт теркәлгән, шуларның 3се игезәк. Яңа туган сабыйларның гомуми саныннан 63 малай һәм 81 кыз теркәлгән. 15 балага карата аталык актлары төзелгән.
Баланың минималь авырлыгы 900 гр. тәшкил иткән, ә максималь – 4670 гр. Иң яшь әни – 17 яшьлек, иң өлкәне – 45 яшьтә, иң яшь әти – 22 яшьлек, ә иң өлкәненә – 50 яшь. Бу айның Амина, Амир, Сафия, Ева, Александр популяр бала исемнәре. Сирәк исемнәр арасында Тамина, Хаят, Имир, Айна, Зейнеб, Айвар, Амели, Илюза.
Никахны теркәүгә күчеп, шуны билгеләп үтәргә кирәк, 2023 елның гыйнвар аенда Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсендә 57 пар гаилә никахларын рәсмиләштерделәр. Аларның күбесе тантаналы шартларда үтте. Ел башыннан, фамилиясен, исемен яки әтисенең исемен үзгәртү соравы буенча 14 акт теркәлде. Шулай ук гыйнвар аенда 211 үлем турында акт төзелгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2 процентка күбрәк.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 гыйнвар аеннан дәүләт гос. пошлиналарын РФ Дәүләт хезмәтләре Порталы аша түләгәндә 30% ташлама гамәлдән чыккан.