ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе

20 март  көнне Ютазы районында иң бәхетле 5 семьяга ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Яшь әниләрне  бу тананалы көннәре белән Ютазы районы Башкарма комитеты Башлыгы урынбасары Илдар Хазиев котлады һәм аларга  бүләкләр, чәчәкләр тапшырды.

       2014 нче елның 20 нче мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсендә видеоязма форматында коррупциягә каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды.
       Утырыш Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы урынбасары - Б.Т. Хафизов рәислеге астында, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе «Гаилә һәм демография фәнни-тикшеренү үзәге» дәүләт оешмасы директоры, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе – Ф.А. Ильдарханова, «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан буенча региональ бүлеге Аппараты җитәкчесе урынбасары, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палата члены – В.Б. Паймухин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре катнашында үтте.
      20 нче мартта Яңа Чишмә районында үлүчеләр буенча комиисиянең чираттагы утырышы булды. Утырышта район башлыгы В.М. Козлов, районның баш табибы Р.Н. Билалов, ЗАГС бүлеге җитәкчесе А.Р. Мирьякупова, авыл җирлеге башлыклары, гомуми практика табиблары катнашты. ЗАГС бүлеге җитәкчесе райондагы демографик ситуация турында, айонның  баш табибы үлүчеләрнең нинди чирләрдән үлүләре турында сөйләделәр.
     2014 нче елның 20 нче мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды. Әлеге киңәшү органы Татарстан Республикасында Россия Федерациясе гражданнарының хокук һәм ирекләрен, шулай ук гражданлык актларын теркәү өлкәсендәге дәүләт сәясәтен оештырганда иҗтимагый оешмаларның хокукларын тормышка ашыру вакытында туган сорауларны карый.
      2014 нче елның 20 мартында Алексеевск муниципаль районында эшлекле визит белән Татарстан Президенты гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү Идарәсе хезмәткәрләре булдылар. Алар кешеләрне кабул иттеләр, төрле объектларны карадылар, шулай ук ЗАГС бүлегендә булдылар. 

2014 елның 20 мартында Чистай Никахлашу сараенда яшь чистайлыларга – 14 яшькә җиткән Россия гражданнарына паспортларны тантаналы тапшыру булды.

Әлеге чарада Чистай муниципаль районы башкарма комитеты житәкчесе урынбасары Галина Юрьевна Задворнова, Россия федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Чистай районындагы бүлек начальнигы Равил Рафаэль улы Мәзгүтов, Чистай муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Николаевна Белова-Реутина катнаштылар.

Тантана сәбәпчеләре һәм аларның ата-аналары борынгы никахлашу сараеның тарихы, ЗАГС бүлегенең эше турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр; Россия Федерациясе гражданины шәхесен раслаучы төп документ турында файдалы мәгълүмат алдылар; шатлык һәм дулкынлану белән котлаулар һәм кинәшләр тыңладылар.

Тантана азагында барлык балалар да бертавыштан түбәндәге сүзләрне әйттеләр:

“...Дусларым горур басып торалар

Без – Россия гражданнары

Ул да, син дә, мин дә!!!”


19
март, 2014 ел
чәршәмбе
      Гомер көзе – картлык. Апас районы Зур Күккүз авылында яшәүче Нурулла Закир улы һәм Рокыя Нурулла кызы Закировлар, шулай ук Хәлим Җиһанша улы һәм Фирүзә Сөләйман кызы Җиһаншиннар гаиләләре гаилә коруларына 55 ел тулу уңаеннан бик күп котлаулар кабул иттеләр, бу көнне аларга иң җылы һәм эчкерсез теләкләр теләделәр.

      17 нче, 18 нче мартта Спас районы Мәдәният йорты сәхнәсендә ике көн дәвамында “Созвездие-Йолдызлык –2014” ХIV ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабында катнашучылар чыгыш ясады.

      Казан федераль университеты (Идел буе) хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәгендә Гражданлык хәлләрен теркәү хезмәткәрләре өчен “Гражданлык хәле актларын теркәү: закончанлык, актуаль проблемалар һәм хәзерге үсеш” дигән  укулар узды. Бу укуларда районнан 5 кеше  катнашты.

2014 елның 19 мартында Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният йортында шәһәребезнең  108 гаиләсе өчен  зур бәйрәм узды.

        Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасында  Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсе башлагы Рәвилә Гыйльметдин кызы Зарипова катнашты. Эти-эниләр бәйрәмнең төп хуҗалары – яңа  туган сабыйлар белән килгәннәр. Яшь ата-аналарга бик күп матур җылы теләкләр әйтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International