ЯҢАЛЫКЛАР


8
март, 2014 ел
шимбә
      2014 елның 7 мартында ТР Менделеевск муниципаль районы Татар Чаллысы җирлегендә гаиләдә үзара мөнәсәбәт һәм балаларның гаилә кыйммәтләре турында фикеренә багышланган “Гаилә йөрәге” исемле чара узды.

      8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Кайбыч муниципаль районы  Кече Кайбыч  мәдәният йортында тантаналы төстә көмеш туйларын билгеләп үткән гаилә парлары - Зиннуровлар, Гайнуллиннар, Нуруллиннарны котладылар. Кичәдә юбилярларны балалары, оныклары, якын туганнары тәбрикләде, үзешчән башкаручылар алар яраткан җырларны башкардылар.

Кичә  3 буын хатын-кызлары: яшьләр, урта һәм өлкән буын хатын-кызларының очрашуы, ярышуы, узара аралашуы рәвешендә оештырылды.  Кичәдә катнашучы гүзәл затлар үзләренең уңган-булганлыкларын   зур дәрәҗәдә күрсәттеләр. Милли һәм гаилә традицияләрен  саклау -   “Кич утыру” фольклор композицияләрендә чагыла. Бәйрәмдә хатын-кызларны чәчәк –бүләкләргә күмде.

      Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Спас районы Мәдәният йортында зур бәйрәм концерты булды: шәһәр халкы алдында беренче тапкыр иҗат отчеты белән район, шәһәр башкарма комитетлары, район Советы хезмәткәрләре, башка муниципаль хезмәт вәкилләре чыгыш ясады.
      Залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Күпләр әлеге гадәти булмаган концертка керә алмады. Гадәти булмаган дим, чөнки бу көнне сәхнәгә без рәсми шартларда гына күрергә күнеккән кешеләр чыкты. 
      Хатын-кыз ул, беренче чиратта, җиргә гомер дәвам итү өчен яратылган. Бәйрәм тантанасында әле күптән түгел шушы бәхетле мизгелләрне кичергән хатын-кызлар - яшь  Әниләргә Ана капиталы сертификатлары тапшырылды.
      Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм катнашучыларының һәр көне үзе бер тарих. Яшәү, яшәргә омтылу, тормышны ярату, аның һәр мизгеленә шатлана белү тарихы. Шушы бөек шахесләр белән очрашу күпме көч һәм дәрт бирә, күпме рәхмәт хисе уята.
      Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Мамадыш шәһәрендә гомер итүче Бөек Ватан сугышы катнашучысы Чулпан Салах кызы Мещанова кайнар тәбрикләүләр кабул итте. Котлауларны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Миннегөл Муллахмәтова җиткерделәр, тормыш һәм матурлык символы булган чәчәк бәйләме тапшырдылар. 

7
март, 2014 ел
җомга
      Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Менделеевск муниципаль районы Ижёвка авылы мәдәният йортында “Ижёвка ханымы” исемле конкурс узды.
      Алып баручылар алла Затирко һәм Фәнисә Нургалиева катнашучылар белән таныштырдылар, алар дефиле “Чын ханым”, шоу “Ханым”, “Кулинария осталыгы җимешләре” һ.б. бәйгеләрдә көч сынаштылар.
      Сөендек авылының иң өлкән кешесе Хасанова Мәгъзүмә Хәйрулла кызына 7 нче март көнне 95 яшь тулды. Мәгъзүмә апа күп еллар тракторда эшли, сугыш вакытында тракторчылар  бригадасын җитәкли.Өч бала тәрбияләп үстерә. Хәзер инде аны оныклары һәм оныкчыклары сөендерә.

Ирле – хатынлы Деманов Евгений Артемий улы һәм Вера Яким кызы менә инде 50 ел кулга – кул бирешеп тормыш буенча бергә атлыйлар. Алар гаиләләрен 1964 елның 7 мартында корып җибәргәннәр. Демановларның гаиләләрендә уртак узган еллары – чын байлык. Алар бер – берсен яраткан һәм хөрмәт иткән, очраган  борчуларга һәм мәшәкатьләргә карамыйча,  үз мәхәббәтләрен һәм тугрылыкларын бүгенге көнгә кадәр саклаган, чынлап та, алтын кешеләр.

     Уртак тормышларының 50 еллыгына багышлап, ирле – хатынлы Демановларның исемнәре “Районның хөрмәтле гражданнар” китабына кертелде, алар шул китапка кулларын куйдылар. ЗАГС булеге җитәкчесе юбилярларга район Башлыгының Рәхмәт хатын  һәм истәлекле бүләк тапшырды. 

2014 елның 7 мартында Макыл авыл җирлегенең мәдәният йортында гаилә тормышының Алтын юбилярлары ирле – хатынлы Василий Сергей улы һәм Галина Михаил кызы Бакановларны котлау буенча тантаналы чара узды.           

    Алтын туйга кадәр бергә яшәү роле сайлаулы кешеләргә генә төшә       һәм  тормыш бу рольгә юкка гына безнең юбилярларны сайламагандыр. Алар барлык тормыш китергән сынауларга лаеклы каршы тора алганнар, бер-берләренә мәхәббәт һәм хөрмәт саклаганнар, бүген аларга яратулары белән җавап биргән яхшы балалар тәрбияләгәннәр.

     Уртак тормышларының 50 еллыгына багышлап, ирле – хатынлы Бакановларның  исемнәре “Районның хөрмәтле гражданнар” китабына кертелде, алар шул китапка кулларын куйдылар һәм балдаклар белән алмаштылар. ЗАГС булеге җитәкчесе юбилярларга район Башлыгының Рәхмәт хатын  һәм истәлекле бүләк тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы, хезмәттәшләре, балалары, туганнары исеменнән алар турында куп җылы сүзләр әйтелде. Бәхетле юбилярлар алдында Макыл урта мәктәбе укучылары чыгыш ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International