Мамадыш районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә илебезнең яшь граҗданнарына паспорт тапшыру тантанасы үтте

2014 елның 19 марты, чәршәмбе

       2014 нче елның 19 мартында Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә паспорт тапшыру тантанасы үтте. 14 яше тулган мәктәп укучылары өчен бу көн мәңгегә истә калыр мөгаен.

      Тантанада Татарстан Республикасында Россия ФМХИ Мамадыш районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Гөлүсә Мубаракшина, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, яшьләр һәм спорт бүлеге хезмәткәре Булат Аглеев катнаштылар. 

       Укучыларга һәм бәйрәм кунакларына илебезнең геральдикасы, паспортның барлыкка килү тарихы  турында кызыклы презентация тәкъдим ителде, викторина үткәрелде.

      Яшь малайларга һәм кызларга зур кунаклар үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм ахырында ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина паспорт ияләрен чын күңелдән котлап истәлекле фотога чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International