18 мартта Ютазы районы Урыссу бистәсендә яшәүче тыл ветераны Полухина Мария Александр кызына 91 яшь тулды. Ул бик яшьли тол калып, берүзе 7 баласын карап устергән һәм бүгенге көндә балалары , 11 оныгы, 2 оныкчыгы белән бәхетле тормыш үткәрә. Аны бу зур гомер бәйрәме белән ГХАТ бүлеге башлыгы З. Фаррахова тәбрик итте.