2014 елның 17 мартында Югары Ослан районы үзәк хастаханәсенең туу бүлегендә яңа туган Иван Сидоровның язылып чыгуы аның бәхетле ата-аналарына туу турында таныклык һәм истәлекле бүләкләр тапшырылуы белән узды.
ЗАГС бүлегенең җитәкчесе Н.Кадырова яшь парга бәхет, уңышлар, нык гаилә учагы, балалары сау-сәләмәт булып үсеп, аларны үзенең унышлары белән сөендереп торсын дигән теләкләр белдерде.
Ул Мадаминов Бахрам Камил улы һәм Альбина Фәрит кызы гаиләсе. Гаиләдә ике малай усеп килә, ә бу бала аларның көтеп алган кызлары, аңа матур – Амалия исеме куштылар. Мадаминовлар гаиләсен зурлап әбиләре, бабалары һәм якын туганнары каршы алырга килделәр. ГХАТ булеге начальнигы туу турында таныклык тапшырды, һәм аларга сәләмәтлек, байлык, гаилә бәхете теләде.
2014 нче елның 16 нчы мартында Сарман районы Ләшәу Тамак авыл җирлеге, мәдәният хезмәткәрләре, ветераннар Советы белән берлектә Дүсем авылында яшәүче Яхина Фәнзия Идрис кызының 80яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Фәнзия апаны котларга балалары, оныклары туганнары җыелган иде.
Дүсем авылы мәчет төзелешенә, Ләшәү Тамак авылында мәдәният йортын булдыруда башлап йөргән Фәнзия апага авыл халкы бик зур рәхмәтле.
Актаныш муниципаль районынының ЗАГС залында 14 яше тулган кызларга паспорт тапшыру тантанасы узды. Яңа паспорт ияләрен әти-әниләре, туганнары котлады. Район Советының аппараты җитәкчесе Н.М.Салихов кызларга истәлек буләкләре хәм паспорт тапшырды.
2014 елның 14 нче мартында, Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, ана капиталы сертификатын тантаналы рәвештә тапшыру чарасы узды. Икенче балалары туган, 5 бәхетле гаилә чакырылган иде. Яшел Узән районы һәм шәһәре пенсия фонды идарәсенең җитәкчесе О.Г.Корсакова әти-әниләрне шатлыклы вакыйга белән котлады һәм чәчәк бәйләме белән ана капиталы сертификатын тапшырды, аны дөрес куллану тәртибен аңлатты. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре әти - әниләрне яз бәйрәме белән котлады һәм 5 нче гимназия укучысылары - “Дуслык” ансамбле - матур жыр буләк итте. Бу кечкенә сабыйлар, илнең лаеклы гражданнары булып уссеннәр иде, дигән теләктә калабыз.