Балтач районында 2014 елның беренче игезәкләре

2014 елның 17 марты, дүшәмбе
      Балтач районы Куныр авылында  2014 елның 05 мартында Вахитов Айдар белән Алсу гаиләсендә игезәк кыз балалар туды. Балаларга Зәмирә һәм Зәринә дип исем куштылар. 17 март көнне Куныр авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Назипова И.Н.  Вахитовлар гаиләсенә барып, туу турындагы таныклыкларны тапшырды. Аларга Куныр авыл җирлеге һәм “Якты юл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять тарафыннан бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International