Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана капиталын тапшыру тантанасы

2014 елның 14 марты, җомга

2014 елның 14 нче мартында, Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, ана капиталы сертификатын тантаналы рәвештә тапшыру чарасы узды. Икенче балалары туган, 5 бәхетле  гаилә чакырылган иде. Яшел Узән районы һәм шәһәре пенсия фонды идарәсенең җитәкчесе О.Г.Корсакова әти-әниләрне шатлыклы вакыйга белән котлады һәм чәчәк бәйләме белән ана капиталы сертификатын тапшырды, аны дөрес куллану тәртибен аңлатты. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре әти - әниләрне яз бәйрәме белән котлады һәм 5  нче гимназия укучысылары - “Дуслык” ансамбле -  матур жыр буләк итте. Бу кечкенә сабыйлар, илнең лаеклы гражданнары булып уссеннәр иде, дигән теләктә калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International