Марьям апа Әгерҗе районы Мордывый авылында туган. Сугыш башлану белән яшь кызны сугышка- окоплар казырга җибәрәләр. Аңа кайда гына эшләргә туры килми. Сугыш тәмамлангач Марьям Әгерҗенең ФЗО мәктәбенә укырга кереп вагоннар тикшеручесе белгечлеге ала һәм үзенең һөнәренә гомер буе тугры була. Ул узенең мактаулы һөнәрен зурлауларына бик шат. Аның нинди генә бүләкләре юк: “Почет билгесе” Ордены, Тимерьюлчылар җитәкчелеге тарафиннан почет грамоталары, рәхмәт хатлары, төрле медальләр. Үзенең юбилей көнендә Мәрьям Галлямованы Әгерҗе район Башлыгы, Депо ветераннар Советы , профком председательләре һәм ГХАТ булеге хезмәткәрләре котлап, бүләкләп, зурлап кайттылар.