Сочи паралимпиадасының чемпионын - Рушан Миннегуловны каршы алу

2014 елның 19 марты, чәршәмбе
      18 март көнне Казан аэропортында Сочи паралимпиадасының чемпионын - Рушан Миннегуловны каршы алдылар. Очрашуга спортсменның туганнары, якыннары һәм якташлары Сабалылар да килгән иде. Шулай ук аны бөек җиңүе белән Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Бурганов һәм Саба район хакимият башлыгы Рәис Миннеханов та котладылар. Рушан үзен каршы алучыларга рәхмәтен белдерде. Шулай ук Россия Президенты белән Татарстан Президентыннан да котлаулар ирештерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International