1921 елны Сокман авылында гомер итүче Гыйлметдин ага һәм Шәмсидәһа апаның гаиләсендә алтынчы бала дөньяга килә. Алты бала арасында дүртенче кыз булып туган балага Мөнәвәрә исеме кушалар. Тырыш, нык холыклы, тәвәккәл кыз мәктәптә яхшы билгеләргә генә укый. 1936 нче елны Казан педагогик техникумына укырга керә, 1939 елны аны тәмамлап, Әтнә районына укытучы булып кайта. Кара күзле, кара чәчле бу кызны язмыш камчысы иртә кыйный башлый, хәер бу аяныч хакыйкать аның күп чордашларына кагыла торгандыр.
1942 елның 15 нче маенда Мөнәвәрә апа үз теләге белән фронтка китә. Башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләп йөргән 21 яшьлек кыз бала Ржев шәһәрендә шоферлар курсларында укып фронтка эләгә. Аны Ерак Көнчыгышка япон самурайларына каршы сугышка җибәрәләр. “Полуторка” машинасы белән күпме юллар үтә ул, күпме йомышларны үти. Төп вазифасы сугыш кырына корал ташу була. 1945 нче елны гвардия сержанты дәрәҗәсендә Кырынды авылына кайта. Күкрәген икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Германия өчен”, “Япония өчен” медальләре, хәрби хезмәттәге батырлыклары өчен бирелгән башка медальләр бизи. Кайткач та Мөнәвәрә апа укытучы хезмәтен дәвам итә һәм лаеклы ялга чыкканчы Кырынды мәктәбендә белем бирә.