Алексеевск муниципаль районында эшлекле визит белән Татарстан Президенты гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү Идарәсе хезмәткәрләре булдылар

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
      2014 нче елның 20 мартында Алексеевск муниципаль районында эшлекле визит белән Татарстан Президенты гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү Идарәсе хезмәткәрләре булдылар. Алар кешеләрне кабул иттеләр, төрле объектларны карадылар, шулай ук ЗАГС бүлегендә булдылар.  Никахларны теркәү залында ЗАГС бүлеге  җитәкчесе аларга ЗАГС системасының тарихы турында сөйләде,  ЗАГС тарафыннан күрсәтелә торган электрон хезмәтләр белән таныштырды, аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International