2014 елның 19 мартында Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният йортында шәһәребезнең 108 гаиләсе өчен зур бәйрәм узды.
Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасында Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсе башлагы Рәвилә Гыйльметдин кызы Зарипова катнашты. Эти-эниләр бәйрәмнең төп хуҗалары – яңа туган сабыйлар белән килгәннәр. Яшь ата-аналарга бик күп матур җылы теләкләр әйтелде.