17 нче, 18нче мартта Спас районы Мәдәният йорты сәхнәсендә ике көн дәвамында “Созвездие-Йолдызлык –2014” ХIV нче ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабында катнашучылар чыгыш ясады.
Күзләрне камаштырырлык төсләр балкышы, җанга ак нур өстәүче җырлы-биюле уеннар, төрле мавыктыргыч музыкаль композицияләр – боларны сәгатьләр буе карап утырырга мөмкин. Шуңа күрә, тамашачылар күңелен биләп алган хисләрне сүз белән аңлату мөмкин түгел. Үзебезнең районнан һәм республиканың башка районнарыннан килгән берсеннән-берсе матуррак малайлар һәм кызларның сәхнәгә ничек елмаеп чыгуларын күрсәгез икән! Йөзләре балкып торган балаларның эчкерсезлеге, алардан бөркелүче җылыны тамашачылар да тойгандыр.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсендә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова белән очрашу узды.