Паспортларны тантаналы тапшыру

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

2014 елның 20 мартында Чистай Никахлашу сараенда яшь чистайлыларга – 14 яшькә җиткән Россия гражданнарына паспортларны тантаналы тапшыру булды.

Әлеге чарада Чистай муниципаль районы башкарма комитеты житәкчесе урынбасары Галина Юрьевна Задворнова, Россия федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Чистай районындагы бүлек начальнигы Равил Рафаэль улы Мәзгүтов, Чистай муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Николаевна Белова-Реутина катнаштылар.

Тантана сәбәпчеләре һәм аларның ата-аналары борынгы никахлашу сараеның тарихы, ЗАГС бүлегенең эше турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр; Россия Федерациясе гражданины шәхесен раслаучы төп документ турында файдалы мәгълүмат алдылар; шатлык һәм дулкынлану белән котлаулар һәм кинәшләр тыңладылар.

Тантана азагында барлык балалар да бертавыштан түбәндәге сүзләрне әйттеләр:

“...Дусларым горур басып торалар

Без – Россия гражданнары

Ул да, син дә, мин дә!!!”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International