ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2014 ел
җомга
      2014 елның 21 нче мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсендә Федераль хезмәт дәүләт статистикасы (ФХДС) өчен Татарстан Республикасы АИС ЗАГСтан туу, үлү, никахлашу һәм никах өзү теркәүләренең белешмәләре белән выгрузка модулен алдан кабул итү һәм сынап карау булып узды. Гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве өлкәсе  закон нигезләрендәге үзгәрешләргә таянып әлеге модульгә үзгәрешләр кертелде.
      Сынап карауны үткәрүнең максатлары:
- “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең дәүләт информацион системасын эшләп бетерү һәм озата бару” ТЕХНИК ТАЛӘПЛӘРЕ документы системасын эшләп бетерү эчтәлегенең 3.1 пункты таләпләре белән ФХДС өчен выгрузканың тәңгәл килүен тикшерү;
- Функционалны мөмкин булган хаталарны табу һәм бетерү өчен комплекслы тикшерү.

21 нче мартта  Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Баулы районының УФМС бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, 15 яшүсмергә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды. Районның ветераннар Советы оешмасы вәкиле  Галиакберов Анвард Фатых улы һәр баланы җылы котлап паспортларны тапшырды. Бу гомергә бер генә тапкыр килә торган бәхетле вакыйганы  яшүсмерләрнең  ата-аналары да уртаклашты.  Яшьләр бүлеге истәлекле бүләкләр тапшырды.  

Март ае төрле бәйрәмнәргә бай. “Бөтен дөнья бәхет көне” уңаеннан Сарман районы Җәлил бистәсе китапханәсендә бәйрәм оештырылды. “Оста куллар”  түгәрегенә йөрүчеләр тәҗрибә уртаклашырга җыелдылар. Абзалова Галия апаның кулчатырына, Калимуллина Мөнәвәрә апаның күлмәкләренә, алъяпкычларына сокланмый һич мөмкин түгел. Гатина Фәния апа умарта тоту, Ахмадуллина Нәсимә апа нәсел шәҗәрәсе ясау, Соловьева Фәүзия шигырләр язу белән мавыга. Алар лаеклы ялда булуларына карамастан, хәрәкәттә, эзләнүдә, һәр нәрсәдән ямь табып яшиләр.  Без аларга карап сокланабыз.

Нурлатлы Ирек ага һәм Һаҗәр апа Мөхәммәдиевларның һәр иртәсе балаларының, оныкларының хәл-әхвәлен белешүдән  башлана.

Балаларының бәхетле тавышларын ишеткән ата-ананың гына түгел, 5 бала, 9 онык һәм 5 оныкчыкның да күңеле була: шөкер, барысы да тигезлектә, исәнлектә.  Ирек абый белән Һаҗәр апа тормышларының матурлыгына шөкерана итеп яши. Тигезлектә олыгаюга ни җитә! Балалар, оныклар да туган җирдә, әти-әниләре янында төпләнеп калган. Биш баланың берсе генә дә бәхет эзләп чит шәһәргә чыгып китмәгән. Хәзер әби белән бабай балаларының, онык-ларының уңышларына, матур хәбәрләренә, игелекләренә хәер-фатихаларын биреп яшиләр. Хәлләреннән килгәнчә, балаларын белемле итәргә дә тырышкан алар.
 Гаилә башлыгы 40 ел гомерен шофер һөнәренә бирсә, Һаҗәр апаның бар гомере төзелештә уза. Ә бүгенге көннәренә бик рәхмәтле алар. Икесе дә дин юлында, балалары, оныклары янәшәдә, көлеп тора торган уңайлыклы фатирлары булуына шөкерана итәләр.  Бу көннәрдә балалар белән бергәләшеп түгәрәк өстәл артына җыелыр өчен дә җай чыгып тора. Март аенда Ирек абый белән Һаҗәр апа үзләренең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтсәләр, бергә яшәүләренең 60 еллыгы – бриллиант туйлары да шушы арада икән.
  

Яз килү бар җирдә дә сизелә. Нәкъ менә бу вакытта һәр эш кешесенең тынчу кабинетын ташлап, табигать кочагына чыгасы килә. Табигатьнең иң матур урынында урнашкан, үзенең саф һавасы белән дан тоткан “Чайка” ял итү базасы Түбән Кама муниципаль районының  ГХАТ хезмәткәрләренә ял итү урыны гына түгел, ә ел әйләнәсенә көч җыю урыны булып та хезмәт итте. Анда һәр кеше үзенең күңеленә якын шөгыль тапты: кемдер тимераякта шуды, кемдер чаңгыда ярышты, ә инде кайберләре тюбингларда шууны үз итте. Ә шашлыксыз нинди ял - ял булсын, ди?!

Билгеле, табигать кочагында ял итү – эш процессының бер өлеше кебек, чөнки монда кешенең эш сыйфаты гына түгел, ә кешелеклелек сыйфатлары да ачыла. Һәм инде үз яныңда ГХАТ  хезмәткәрләрен түгел, ә ял итәргә күңелле булган кешеләрне күрәсең һәм алар белән тагын да якынаясың!

      Бисал апа яшьлек елларында тормыш иптәше Мотыйгулла абый белән чирәм җирләрен күтәрүдә катнашкан. Алар 5 бала үстереп тормыш юлына чыгарганнар. Бисал апа кибетче, сыер савучы, пешекче булып эшләде. 
      Тәбрикләү сүзен авыл җирлеге башлыгы Җ.Гайфутдинов башлап җибәрде. Ул Бисал апаның аеруча хөрмәткә лаеклы кеше икәнен, тормышында авыр сынауларга дучар булса да, киң күңелле, ярдәмчел, һәрвакыт ачык йөзле, юмарт, җор телле булуын, авылыбызның җәмәгать һәм мәдәни тормышында актив катнашып яшәвен  ассызыклады. Үзеннән һәм район хакимияте исеменнән  бүләкләр тапшырды. Аннан балалары, туганнары, дуслары чыгыш ясады.
Яшь әниләргә әлеге документларны РФ Пенсия фондының Чирмешән районы буенча идарәсе җитәкчесе Гөлфия Әхәт кызы Гыймранова тапшырды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлназ Әюп кызы Закирова да сертификат алучыларны тәбрикләде һәм аларга "Гаилә битләре" дип исемләнгән белешмәләр өләште. Район мәдәният йорты хезмәткәре Агриппина Рыбакова исә кунакларны күңелле җырлары белән "сәламләде".

20
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
      2014 елның 20 нче мартында Татарстан Республикасы Информацион технологияләр үзәгендә (ЦИТ РТ) эшлекле киңәшмә узды. Әлеге киңәшмәдә Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарның - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының ГХАТ бүлекләре һәм идарәләре, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районнары составына керүче башкарма комитетлары гражданлык хәле актларын теркәү буенча күрсәткән хезмәтләрне оптимизацияләштерү сораулары каралды.
     Чираттагы «Гаилә дәресе» 2014 нче елның 20 нче мартында Зәй шәһәренең 3 мәктәбендә  ГХАТ бүлегенең баш белгече Ландыш Ананьева һәм “Шатлык” социаль хезмәт күрсәтү  үзәге психологы Юлия Комиссарова тарафыннан “Гаилә – бүген һәм иртәгә” дигән темага үткәрелде. Яшьүсмерләргә гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер–беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында сөйләнде.

Татарстан Республикасының хезмәт коллективлары Кырым Автоном Республикасының күпмилләтле халкына ярдәм күрсәтү инициативасы, теләге белән чыктылар.

    Яр Чаллы шәһәре мэриясе һәм район администрациясе  хезмәткәрләре  Карым ярымутрау  халкына ярдәм күрсәтү  фондына үзләренең бер көнлек хезмәт хакларын күчерү  турында карар  чыгардылар.

     ГХАТ идаресе эшчеләре дә бу тәкъдимне хупладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International