21 мартта Яңа Чишмә районы Зирекле авыл клубында Валиуллина Бисал Нофулла кызының 80 яшь тулу уңаеннан юбилей кичәсе булды

2014 елның 21 марты, җомга
      Бисал апа яшьлек елларында тормыш иптәше Мотыйгулла абый белән чирәм җирләрен күтәрүдә катнашкан. Алар 5 бала үстереп тормыш юлына чыгарганнар. Бисал апа кибетче, сыер савучы, пешекче булып эшләде. 
     Тәбрикләү сүзен авыл җирлеге башлыгы Җ.Гайфутдинов башлап җибәрде. Ул Бисал апаның аеруча хөрмәткә лаеклы кеше икәнен, тормышында авыр сынауларга дучар булса да, киң күңелле, ярдәмчел, һәрвакыт ачык йөзле, юмарт, җор телле булуын, авылыбызның җәмәгать һәм мәдәни тормышында актив катнашып яшәвен  ассызыклады. Үзеннән һәм район хакимияте исеменнән  бүләкләр тапшырды. Аннан балалары, туганнары, дуслары чыгыш ясады.
      Бу мизгелләрдә чәчәк бәйләмнәренә күмелеп утырган Бисал ападан да бәхетле кеше юк иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International