Татарстан Республикасы Информацион технологияләр үзәгендә (ЦИТ РТ) эшлекле киңәшмә узды

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
     2014 елның 20 нче мартында Татарстан Республикасы Информацион технологияләр үзәгендә (ЦИТ РТ) эшлекле киңәшмә узды. Әлеге киңәшмәдә Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарның - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының ГХАТ бүлекләре һәм идарәләре, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районнары составына керүче башкарма комитетлары гражданлык хәле актларын теркәү буенча күрсәткән хезмәтләрне оптимизацияләштерү сораулары каралды.
     Россия Федерациясе Хөкүмәте 2013 елның 25 декабреннән 2516-р номерлы Боерыгы белән расланган  Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә тәкъдим итү механизмнарын үстерү Концепциясе нигезендә үткәрелүче чаралар кысасында Кулланучының ГХАТ сервисларына күчүен гадиләштерү буенча ЦИТ РТның тәкъдимнәре каралды:
- гражданлык хәле актларын теркәү өчен гаризалар тапшыру;
- дәүләт пошлиналарын түләү;
- ГХАТ органы белгеченә кабул ителүгә язылу.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International