Сарман районы Җәлил бистәсендә “Бөтен дөнья бәхет көне”

2014 елның 21 марты, җомга

Март ае төрле бәйрәмнәргә бай. “Бөтен дөнья бәхет көне” уңаеннан Сарман районы Җәлил бистәсе китапханәсендә бәйрәм оештырылды. “Оста куллар”  түгәрегенә йөрүчеләр тәҗрибә уртаклашырга җыелдылар. Абзалова Галия апаның кулчатырына, Калимуллина Мөнәвәрә апаның күлмәкләренә, алъяпкычларына сокланмый һич мөмкин түгел. Гатина Фәния апа умарта тоту, Ахмадуллина Нәсимә апа нәсел шәҗәрәсе ясау, Соловьева Фәүзия шигырләр язу белән мавыга. Алар лаеклы ялда булуларына карамастан, хәрәкәттә, эзләнүдә, һәр нәрсәдән ямь табып яшиләр.  Без аларга карап сокланабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International