Нурлатлы Ирек ага һәм Һаҗәр апа Мөхәммәдиевларның һәр иртәсе балаларының, оныкларының хәл-әхвәлен белешүдән башлана.
Балаларының бәхетле тавышларын ишеткән ата-ананың гына түгел, 5 бала, 9 онык һәм 5 оныкчыкның да күңеле була: шөкер, барысы да тигезлектә, исәнлектә. Ирек абый белән Һаҗәр апа тормышларының матурлыгына шөкерана итеп яши. Тигезлектә олыгаюга ни җитә! Балалар, оныклар да туган җирдә, әти-әниләре янында төпләнеп калган. Биш баланың берсе генә дә бәхет эзләп чит шәһәргә чыгып китмәгән. Хәзер әби белән бабай балаларының, онык-ларының уңышларына, матур хәбәрләренә, игелекләренә хәер-фатихаларын биреп яшиләр. Хәлләреннән килгәнчә, балаларын белемле итәргә дә тырышкан алар.
Гаилә башлыгы 40 ел гомерен шофер һөнәренә бирсә, Һаҗәр апаның бар гомере төзелештә уза. Ә бүгенге көннәренә бик рәхмәтле алар. Икесе дә дин юлында, балалары, оныклары янәшәдә, көлеп тора торган уңайлыклы фатирлары булуына шөкерана итәләр. Бу көннәрдә балалар белән бергәләшеп түгәрәк өстәл артына җыелыр өчен дә җай чыгып тора. Март аенда Ирек абый белән Һаҗәр апа үзләренең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтсәләр, бергә яшәүләренең 60 еллыгы – бриллиант туйлары да шушы арада икән.