2014 елның 21 мартында Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда районыбызда яшәүче 10 гаиләгә Ана капиталына сертификатлар тапшырылды

2014 елның 21 марты, җомга
Яшь әниләргә әлеге документларны РФ Пенсия фондының Чирмешән районы буенча идарәсе җитәкчесе Гөлфия Әхәт кызы Гыймранова тапшырды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлназ Әюп кызы Закирова да сертификат алучыларны тәбрикләде һәм аларга "Гаилә битләре" дип исемләнгән белешмәләр өләште. Район мәдәният йорты хезмәткәре Агриппина Рыбакова исә кунакларны күңелле җырлары белән "сәламләде".
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International