ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2014 ел
сишәмбе

Гаиләдә әгъзалары бер-берсен яраталар, ярдәмләшеп, кайгыртучанлык тоеп яшиләр. Гаиләдә генә сине аңлыйлар, синең өчен шатланалар, гаиләгә генә син һәрчак кирәк. Шуңа да нәсел җепләрен өзәргә ярамый, гаиләне кадерләргә кирәк, шуны аңлар өчен балалар гаилә турында язарга, якыннарын рәсемнәрендә сүрәтләргә, гаилә темасына иҗат итәргә тиешләр.

     Конкурсның максаты - гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, үсеп килүче буында гаилә һәм аның традицияләренә хөрмәт уяту. 

Конкурска Чирмешән муниципаль районының 17 мәктәбеннән эшләр кабул ителде

      Буа районының Янтуган авыл клубында 25 ел бергә татулыкта тормыш юлы узган гаиләләрнең “Көмеш” юбилейларын билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә юбилярларның балалары, оныклары гына түгел, ә барлык авылдашлар да җыелган иде. Аларның гаилә һәм хезмәт юллары авылдашлар өчен үрнәк булып тора. Янтуган авыл җирлеге җитәкчесе Р.А. Замалтдинов юбилярларга котлау хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

24
март, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 24 нче мартында Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә ана капиталына ия булу сертификатын тантаналы рәвештә тапшыру чарасы узды. Бу юлы сертификатка 8 ана ия булды. 
Сертификатка ия булган иң яшь ана Гөлназ Гөмәрова, ул тормыш иптәшенә ике баһадир малай бүләк иткән. Иң өлкән әни – 44 яшьлек  өч кыз анасы Гөлчәчәк Чираева. 
Бәхетле аналар иң беренче котлауларын Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирновадан алдылар. Район башлыгы Анатолий Иванов исеменнән котлау сүзләре белән беррәттән Алена Петровна үзенең дә җылы котлауларын юллады. Сертификат тапшырганда районда балаларның бәхетле балачагы, матур киләчәге өчен барлык шартлар тудырылуын ассызыклады.
ГХАТ бүлеге мөдире Фәния Әхмәтшина бәхетле ата-анага  “Семейные страницы» исемле белешмә тапшырып, эчтәлекле киңәш-теләкләрен җиткереп бәйрәм рухын тагын да күтәреп җибәрде.
Җирле пенсия фонды җитәкчесе Шамил Хәсәнов гаиләләргә бәхетле тормыш, сабыйларына саулык, бәхетле гомер теләде.

2014 елнын 14 март конендэ «Рен ТВ» телеканалында «Дурт туй» Британия проектының Рәсәйдә төшерелгән версиясе трансляцияләнә башлады.

Тубән Каманын яшьләре Петр Ваструков белән Надежда Пименова әлеге проектта катнашып, аның беренче сайлап алу турында җиңү яулап, иң яхшы пар исеме өчен көрәшләрен дәвам итте. Надежда һәм Петрның никахларын теркәү тантанасы Түбән Кама ГХАТ идарәсендә булса, туйлары Аксубай районында үтте. Яшьләр Рәсәй күләмендә Татарстан Республикасын таныту өчен үзләреннән зур өлеш керттеләр. Алар катнашындагы тапшыру эфирга 28 март көнне чыгар дип көтеп калабыз.

     Буа районы Янтуган авылында гомер кичерүче Сания апа Фәизовага 90 яшь тулды. Аны муниципаль район башлыгы А.К. Айзатуллов һәм авыл җирлеге башлыгы Р.А. Замалтдинов котладылар һәм Рәсәй Президентының телеграмассын тапшырдылар. Тыл ветераны үзенең хәтирәләре белән уртаклашты, үзенә  күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәтле булуын әйтте.

23
март, 2014 ел
якшәмбе
      2014 елның 23 мартында “Бриллиант кәләш”  бөтенрәсәй фестиваленең республика туры катнашучыларның Яр Чаллы шәһәрендә икенче очрашуы узды.
      Кайбер кәләшләр үзләренең кечкенә балалары белән килделәр. Шулай ук чәч үрү  буенча мастер-класс оештырылды.

Аларны  Керкәле авылы башлыгы Галия Хөсәин кызы Шириязданова котлады.

Туегыз үткән гүя бүген генә

Утырдыгыз түрдә парлашып

Авырлыкны җиңеп,шатлык белән

Гомерегез үтсен гөрләшеп


22
март, 2014 ел
шимбә
      2014 елның 22 мартында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә гадәттән тыш никахлашу теркәлде. Быел үзенең 88 яшен тутыручы кияү белән 79 яшьлек кәләш никахлашырга хәл иттеләр. Шактый зур яшьтә һәм олы тормыш тәҗрибәләре булуга карамастан, тантана вакытында “яшьләр” бик дулкынландылар. “Яшь парга” никахны теркәү тантанасында да, туйда да балалары һәм оныклары  бик сокланып, яратып карадылар. Халык әйтемендә юкка гына “Мәхәббәткә һәр яшь буйсына” димәгәннәр.

Гомере буе Биекту районы Татар Урматында яшәгән Хамай апа Әхмәдуллина кырыс сугыш чорының барлык авырлыклары аша узган кеше. Хуҗалыкларында сыер булу аларның  гаиләсен  ач үлемнән коткарып  кала. Сугыштан соң да ул сыер асраудан туктамый. Яше олыгаю гына сыерын сатарга мәҗбүр итә.

Хәзер аның тормышы көйле, салмак кына үз җае белән бара. Хамай апа һәр көнне шатланып каршы ала. Хәзергедәй муллык, иминлек, бәхет һәм шатлыкны күрерлек шундый озын гомер бүләк  итүе өчен Ходай Тәгаләгә рәхмәт укый.  Кайгыртучанлык күрсәтүләре, хөрмәтләүләре,  шатлыгын да, кайгысын да  уртаклашып яшәүләре Хамай апа барлык уңайлыклары булган җылы, якты, әйбәт квартира биргән өчен юбилей көнендә килгән Биектау муниципаль  районы башлыгы  Рөстәм Кәлимуллинга  күңел түреннән чыккан рәхмәт сүзләрен бер дә кызганмады. Рөстәм Галиулла улы Хамай Нургали кызын 90 яшьлеге белән котлады, Россия Президенты  Владимир Путинның  котлау хатын, Биектау муниципаль  район  Советы һәм башкарма комитеты  исеменнән бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды. Ул юбилярга сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы чорда фидакарь  эшләве,  тәртипле, әйбәт  балалар тәрбияләве, хәзер оныклары өчен җан атып яшәве өчен рәхмәт белдерде.

Яшь пар һәм аларның кунаклары туган якның тарихы, туй йолалары белән таныштылар.  Очрашуның иң матур мизгеле   - яшь гаиләнең беренче чәйне баранкалар белән самовардан, патефоннан яңграган музыка астында эчүе булды.  
Очрашу ахырында  Миннуллиннар гаиләсе музейның мактаулы кунаклары китабына үз теләкләрен язып калдырдылар һәм “бәхет капкалары” аша уздылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International