25 февральдән 25 мартка кадәр ТР Чирмешән муниципаль районы "Мәгариф бүлеге" МУ, ГХАТ бүлеге тарафыннан башлангыч класс укучылары арасында оештырылган "Минем гаиләм" дигән район бәйгесе узды

2014 елның 25 марты, сишәмбе

Гаиләдә әгъзалары бер-берсен яраталар, ярдәмләшеп, кайгыртучанлык тоеп яшиләр. Гаиләдә генә сине аңлыйлар, синең өчен шатланалар, гаиләгә генә син һәрчак кирәк. Шуңа да нәсел җепләрен өзәргә ярамый, гаиләне кадерләргә кирәк, шуны аңлар өчен балалар гаилә турында язарга, якыннарын рәсемнәрендә сүрәтләргә, гаилә темасына иҗат итәргә тиешләр.

     Конкурсның максаты - гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, үсеп килүче буында гаилә һәм аның традицияләренә хөрмәт уяту. 

Конкурска Чирмешән муниципаль районының 17 мәктәбеннән эшләр кабул ителде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International