Гомере буе Биекту районы Татар Урматында яшәгән Хамай апа Әхмәдуллина кырыс сугыш чорының барлык авырлыклары аша узган кеше. Хуҗалыкларында сыер булу аларның гаиләсен ач үлемнән коткарып кала. Сугыштан соң да ул сыер асраудан туктамый. Яше олыгаю гына сыерын сатарга мәҗбүр итә.
Хәзер аның тормышы көйле, салмак кына үз җае белән бара. Хамай апа һәр көнне шатланып каршы ала. Хәзергедәй муллык, иминлек, бәхет һәм шатлыкны күрерлек шундый озын гомер бүләк итүе өчен Ходай Тәгаләгә рәхмәт укый. Кайгыртучанлык күрсәтүләре, хөрмәтләүләре, шатлыгын да, кайгысын да уртаклашып яшәүләре Хамай апа барлык уңайлыклары булган җылы, якты, әйбәт квартира биргән өчен юбилей көнендә килгән Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга күңел түреннән чыккан рәхмәт сүзләрен бер дә кызганмады. Рөстәм Галиулла улы Хамай Нургали кызын 90 яшьлеге белән котлады, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, Биектау муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды. Ул юбилярга сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы чорда фидакарь эшләве, тәртипле, әйбәт балалар тәрбияләве, хәзер оныклары өчен җан атып яшәве өчен рәхмәт белдерде.