ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе

27 нче мартта  Баулы муниципаль районы тирә якны  өйрәнү музеенда Баулы районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге, Баулы районы УФМС бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, 16 яшүсмергә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды. Яшь гражданнарга паспортны Татарстан Республикасының мактаулы нефтянигы, Баулы шәһәренең Почетлы гражданы  Мухаметшин Марсель Хан улы тапшырды. Район Башлыгы урынбасары М.Г.Хасиятуллин яшүсмерләрне котлап истәлекле бүләкләр тапшырды.

Очрашу ахырында музей хезмәткәрләре балалар һәм әти-әниләр өчен музей буйлап экскурсия үткәрделәр.  


26
март, 2014 ел
чәршәмбе
      26 мартта Арча ЗАГСында Пенсия фонды идарәсе вәкилләре 10 бәхетле анага тантаналы шартларда ана капиталына сертификатлар тапшырды. Иң яшь сертификат иясе — Яна Кишеттән ике бала анасы Алия Хәмидуллина, иң өлкәне—Арчадан өч бала анасы 37 яшьлек Гөлназ Газизова.  Тантанада катнашкан аналарны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Люция  Фатыйхова, Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова котлады. Шулай ук очрашуда “Автоградбанк” акционерлык җәмгыяте вәкилләре дә катнашты. Сертификат ияләренә бүләкләр тапшырылды. “Созвездие–Йолдызлык–2014»  бәйгесенендә чыгыш ясаган 6 яшьлек Адилә Нигъмәтҗанова “Мин әнигә булышам” дигән җырын тантанага килгән барлык әниләргә багышлады.
Март аенда район мәдәният йортында  “Хатын-кызлар 2014” конкурсның гала концерт уздырылды. Бу концерта Балык Бистәсе районның ин лаеклы хатын-кызлар чыгыш ясады. Бу хатын-кызлар төрлө яштә, төрле хезмәттә булуларын карамастан,  кешеләргә үз игътибарларын өләшәләр, ярдәм кулларын  сузалар.
Без алар белән горурланабыз һәм алардан үрнәк алабыз.

      2014 елның 26 мартында Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 71 Чаллы гаиләсе алды.
      Ата-аналарны ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г. Зарипова һәм ПФ идарәсе Э.Р. Фаттахов котладылар һәм гаилә бәхете теләделәр.

Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2014 елның 26 мартында “алтын” юбилярларның парады узды. Анда 7 парны: Нәҗиповлар, Вәлиевлар, Елисеевлар, Курасовлар, Шәмсиевлар, Медвежонковлар, Теленков лар гаиләләрен котладылар. Юбилярларны ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова котлады. Тантаналар сарае исеменнән гаилә портреты, почетлы  акт һәм чәчәкләр тапшырылды.

   Гаиләләрне шулай ук Үзәк һәм Автозавод районы белгечләре тәбрикләделәр һәм бүләкләделәр. Нәҗиповлар гаиләсе музыкалҗ бүләк итеп халык җырын башкардылар.

    Тантана ахырында юбилярларны балалары, оныклар һәм оныкчыклары котлап матур теләкләр әйттеләр.


25
март, 2014 ел
сишәмбе
      2014 нче елның 25 март көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә үзенчәлекле, бик үк гадәти булмаган никах теркәү тантанасы булып узды. Тантаналар залына казак чирүендә подхорунжий чинында торучы, башкалардан адымнарының төз, хәрбиләрчә төгәл булуы белән аерылып торган Тимур Әскәров  килеп кергәч, барлык халык тынсыз калып, “аһ” итте. Сөклесе Дилбәрне залга  аеруча саклык, искиткеч нәзакатьлелек белән алып кергән Тимурны, Казак чирүендә төрле чиннарда торучы иптәшләре озата барды.
      Бөек Ватан сугышы ветераны Сабир Таһир улы һәм аның хатыны Хәдичә Камалнулла кызы 2014 елда ике вакыйганы билгеләп үтәләр: Бөек җиңүнең 69 еллыгы һәм бергә гомер итүләренә 65 ел.
     Гатауллинар гаиләсе озын һәм лаеклы гомер кичергәннәр. Балалар белән очрашу вакытында авыр яшьлек елларын, сугыш чорын искә алдылар һәм озын гомер итү серләре белән уртаклаштылар.
      2014 елның 25 мартында Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында 15 яшь Рәсәй гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы үткәрелде. Чара ГХАТ бүлеге, Яшьләр идарәсе, Федераль миграция хезмәте һәм "Бердәм Россия" партиясе  белгечләре тарафыннан үткәрелде. Шәхесне билгеләүче документны алырга балалар әти-әниләре белән килгән иделәр. Яшь гражданнарны Зәй муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Клара Габидуллина, федераль миграция идарәсе башлыгы Галина Усманова, "Бердәм Россия" партиясе вәкиле Ирина Кабирова  котладылар. Яшьүсмерләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мондый темага үткәрелгән чаралар балаларда патриотик хисләр тәрбияләп, шәхесне билгеләүче документның әһәмиятен арттыралар. 
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р.А. Ратникова,Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Зарипов, Кукмара муниципаль районы Башлыгы Рауиль Рахматуллин Зарипова Закирә Нуретдин кызын 90 яшьлек юбилее белән котлап, Россия Президентынын Котлау открыткасын, район Башлыгынын Рәхмәт хатын һәм истәлекле буләк тапшырдылар.
     Закирэ Нуретдин кызы Манзарас авыл җирлегенен Киндеркул авылында, дурт кызының берсендә яши, 9 оныгын, 4 оныкчыгын тәрбияләргэ ярәэм итә. Юбилей иясенә якыннарынын кайгыртуын тоеп, бәхетле тыныч картлык кичеруен теләп калабыз.

Гадәттәгечә Олы уразадан соң Алабуга ГХАТ бүлегендә өйләнешүчеләр саны артты. Бу елда да шул ук хәл күзәтелә. 25,26нчы апрельга 33 пар язылышуга гариза бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International