Аксубай туган якны өйрәнү музеенда буыннар очрашуы узды

2014 елның 25 марты, сишәмбе
       Бөек Ватан сугышы ветераны Сабир Таһир улы һәм аның хатыны Хәдичә Камалнулла кызы 2014 елда ике вакыйганы билгеләп үтәләр: Бөек җиңүнең 69 еллыгы һәм бергә гомер итүләренә 65 ел.
       Гатауллинар гаиләсе озын һәм лаеклы гомер кичергәннәр. Балалар белән очрашу вакытында авыр яшьлек елларын, сугыш чорын искә алдылар һәм озын гомер итү серләре белән уртаклаштылар.
      Ел барышында ГХАТ бүлеге һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре  Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм гаилә юбилярлары белән берлектә берничә чара үткәрергә җыеналар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International