Баулы муниципаль районы тирә якны өйрәнү музеенда тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

27 нче мартта  Баулы муниципаль районы тирә якны  өйрәнү музеенда Баулы районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге, Баулы районы УФМС бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, 16 яшүсмергә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды. Яшь гражданнарга паспортны Татарстан Республикасының мактаулы нефтянигы, Баулы шәһәренең Почетлы гражданы  Мухаметшин Марсель Хан улы тапшырды. Район Башлыгы урынбасары М.Г.Хасиятуллин яшүсмерләрне котлап истәлекле бүләкләр тапшырды.

Очрашу ахырында музей хезмәткәрләре балалар һәм әти-әниләр өчен музей буйлап экскурсия үткәрделәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International