Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
     2014 нче елның 20 нче мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды. Әлеге киңәшү органы Татарстан Республикасында Россия Федерациясе гражданнарының хокук һәм ирекләрен, шулай ук гражданлык актларын теркәү өлкәсендәге дәүләт сәясәтен оештырганда иҗтимагый оешмаларның хокукларын тормышка ашыру вакытында туган сорауларны карый.
      Утырышта көн тәртибенә түбәндәге сораулар куелды:
1. Идарә каршындагы Иҗтимагый советның составын киңәйтү турында.
2. Идарә каршындагы Иҗтимагый советның Нигезләмәсенә үзгәрешләр кертү турында.
3. Идарә эшләп чыгарган норматив хокук актлары һәм башка документлар составына үзгәрешләр кертү турында.
4. Коррупция күренешләре хакында Идарәгә кабул ителгән гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау турында. Гражданнар мөрәҗәгатьләрен вакытында карау һәм җавап әзерләүнең сыйфаты турында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International