Апас районында ике гаилә бергә тормыш корып яши башлауларының 55 еллык юбилеен билгеләп үтте

2014 елның 19 марты, чәршәмбе
      Гомер көзе – картлык. Апас районы Зур Күккүз авылында яшәүче Нурулла Закир улы һәм Рокыя Нурулла кызы Закировлар, шулай ук Хәлим Җиһанша улы һәм Фирүзә Сөләйман кызы Җиһаншиннар гаиләләре гаилә коруларына 55 ел тулу уңаеннан бик күп котлаулар кабул иттеләр, бу көнне аларга иң җылы һәм эчкерсез теләкләр теләделәр. Шулай ук котлаулар  җирле үзидарә вәкилләреннән дә күп яңгырады.Бик авыр вакытлар да, шатлык-куанычлары да, балалар борчуы да, җитмәгән вакытлары да  булмый калмагандыр, гел җырлап кына да яшәлмәгәндер, тормыш бит ул. Шул гомерне бер-беренә терәк булып, бер-беренә кирәк булып яши алуларына  сокланабыз…
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International