Квалификацияне күтәрү укуларында Тукай районыннан да белгечләр катнашты

2014 елның 19 марты, чәршәмбе
      Казан федераль университеты (Идел буе) хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәгендә Гражданлык хәлләрен теркәү хезмәткәрләре өчен “Гражданлык хәле актларын теркәү: закончанлык, актуаль проблемалар һәм хәзерге үсеш” дигән  укулар узды. Бу укуларда районнан 5 кеше  катнашты. Алар дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләренең эшчәнлеге, дәүләт политикасы, коррупциягә каршы тору методикалары һәм алымнары, гражданлык хәлләрен теркәү буенча яңалыклар белән таныштылар, үзләрнең белемнәрен практик һәм методик яктан баеткан күп төрле сорауларга җаваплар эзләделәр. Аларга уку ахырында Удостоверенияләр тапшырылды.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International