ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда укытучы Гүзәл Сабанаева 26нчы мәктәпнең 10нчы сыйныф укучылары өчен «Гаиләчелек» дәресе үткәрде.

Шекше төп мәктәбендә, ата-аналар җыелышы кысаларында, ЗАГС хезмәткәрләре әти-әниләр белән очрашты. Мондый очрашуларның төп максаты - ата-аналарда гаилә тормышына уңай һәм җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру һәм ЗАГС органнары эшчәнлеге белән танышу.

Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда МОУНЫҢ 10 сыйныф укучылары өчен экскурсия - лекция узды.

2023 елның 21март аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 400 бала туу турында акт теркәлде. 18 март көнне Сиразутдинов Ильнур Наиль улы һәм Назлыгөл Ильнур кызы гаиләсендә ир бала туган. Балага матур Арслан исеме кушылды.


20
март, 2023 ел
дүшәмбе

Нәрсә ул бәхет? Бу сорауга җавапны без бүген Халыкара бәхет көненә багышланган «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресендә Түбән Кама шәһәренең 97нче «Күчтәнәч» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән бергә эзләдек.

Бүген Халыкара бәхет көне бәйрәм ителә, ә бәхет ул һәркем өчен үзенеке. Бәйрәм көне очраклы гына сайланмаган – бүген көн белән төн тигезләшә. Бәйрәмне уйлап табучылар моның белән һәр кешенең дә бәхеткә тигез хокукы булуын билгеләргә теләгәннәр.


19
март, 2023 ел
якшәмбе

Ютазы муниципаль районында яшәүчеләр «Бала туу» суперсервисыннан актив файдаланалар. Суперсервис узган елның июнендә эшли башлады. Ул 2023 ел башыннан 3 яңа туган баланы теркәргә ярдәм итте.


18
март, 2023 ел
шимбә

Бүген без Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтәбез. Табигать кышкы йокыдан әкрен генә уянып килә, көннәр озыная, кояш яктырак балкый.

18 март көнне Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлнар Шафикова Килдебәк урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары өчен үткәрелгән дәрестән тыш эшчәнлектә катнашты. «Разговоры о важном» дип аталган дәрестән тыш эшчәнлек«"Гаилә кыйммәтләре» темасына багышланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International