Бала туу» суперсервисының популярлыгы арта

2023 елның 19 марты, якшәмбе

Ютазы муниципаль районында яшәүчеләр «Бала туу» суперсервисыннан актив файдаланалар. Суперсервис узган елның июнендә эшли башлады. Ул 2023 ел башыннан 3 яңа туган баланы теркәргә ярдәм итте. Суперсервис ГХАТ органында яңа туган баланы электрон медицина туу турындагы таныклыгы нигезендә онлайн режимда теркәргә мөмкинлек бирә. Районда «Бала туу» суперсервисында яңа туган сабыйны беренче теркәү узган елның сентябрендә башкарылган иде.

ГХАТ органнары эше бүген күпләр өчен уңайлы экстерриториаль принцип буенча башкарыла. Гражданнар хәзер гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенең барлык төрләре буенча ил территориясендәге теләсә кайсы ГХАТ органына мөрәҗәгать итә алалар. Экстерриториаль принцип хезмәтләрне уңайлы итә, дәүләт хезмәтләре күрсәткәндә ведомствоара хезмәттәшлекне яхшыртырга мөмкинлек бирә.

Агымдагы елда ГХАТ органнары «Бала туу» электрон суперсервисы аша ярдәм итүне, шулай ук үз хезмәтләрен циффрлаштыру буенча эшне дәвам итәчәк. Гражданлык хәле актларын теркәү турында мәгълүмат дәүләт органнарының, оешмаларның күпчелегенең нәтиҗәле эшчәнлеге өчен кирәк һәм халык хәрәкәтен исәпкә алу өчен нигез булып хезмәт итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International