Бүген Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда укытучы Гүзәл Сабанаева 26нчы мәктәпнең 10нчы сыйныф укучылары өчен «Гаиләчелек» дәресе үткәрде.
Укучылар ике командага бүленделәр һәм аларга дәрес уза торган тантаналар залына төс «Мин риза!» һәм «Ак күгәрчен» дигән исемнәр бирделәр.
Балалар ике гыйбрәтле хикәя күрсәттеләр һәм аларда нинди гаилә кыйммәтләре турында сүз баруы турында фикер алыштылар. Гүзәл Рәшид кызы аларга төрле тарихи чорларда кешеләр тормыш иптәшләрен нәрсәгә карап сайлаулары турында сөйләде, ә балалар заманча кешеләр булачак ярларын сайлаганда нинди критерийлар белән эш итүләре турында уйландылар.
Укытучылары җитәкчелегендә укучылар хәтта никах шартнамәсе төзеп тә карадылар, ә дәрес ахырында тантаналар бүлеге җитәкчесе Лилия Павлова аларга ГХАТ Идарәсе эшчәнлеге һәм биредә үткәрелә торган тантаналар турында сөйләде.