18 март көнне Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлнар Шафикова Килдебәк урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары өчен үткәрелгән дәрестән тыш эшчәнлектә катнашты. «Разговоры о важном» дип аталган дәрестән тыш эшчәнлек«"Гаилә кыйммәтләре» темасына багышланды.
Укучылар ЗАГС бүлеге эшчәнлеге белән таныштылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр. Безнең гаилә кыйммәтләре – уртак: өмет, ышаныч, мәхәббәт, җаваплылык, гаиләңне кайгырту.