Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда МОУНЫҢ 10 сыйныф укучылары өчен экскурсия - лекция узды. Әйдәп баручы белгеч Анастасия Айдар кызы Хаметшина Тантаналар сарае бинасы буенча экскурсия үткәрде, ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова 2022 елда Яр Чаллы шәһәрендә гаилә-демографик вәзгыять турында доклад белән чыгыш ясады.