Әлмәт шәһәрендә 400 бала туган

2023 елның 21 марты, сишәмбе

2023 елның 21март аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 400 бала туу турында акт теркәлде. 18 март көнне Сиразутдинов Ильнур Наиль улы һәм Назлыгөл Ильнур кызы гаиләсендә ир бала туган. Балага матур Арслан исеме кушылды.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, баланың әтисенә беренче дәүләт документын – туу турында таныклык тапшырды. Сәламәт булыгыз, гаиләгездә бәхетле һәм якты көннәр күп булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International