Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда яшь парларны Бәхет көне белән котладылар

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

Бүген Халыкара бәхет көне бәйрәм ителә, ә бәхет ул һәркем өчен үзенеке. Бәйрәм көне очраклы гына сайланмаган – бүген көн белән төн тигезләшә. Бәйрәмне уйлап табучылар моның белән һәр кешенең дә бәхеткә тигез хокукы булуын билгеләргә теләгәннәр.

Бүген иң бәхетлеләр – безнең кияүләр һәм кәләшләр. Яшь парларыбыз безнең белән хис-кичерешләре белән уртаклаштылар һәм ГХАТ Идарәсенең бәхет китабында язмаларын калдырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International