Тормышта авыр хәлләрдә калган балаларга ярдәм итү фонды “Мәскәү шәһәре күп балалы гаиләләр берләшмәсе” иҗтимагый оешмасы белән берлектә “Күп балалы Россия” Бөтенроссия проектын гамәлгә ашыра

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

2023 елда “Күп балалы Россия” проекты кысаларында “Россия, без – синең гаиләң!” Күп балалы гаиләләр форумы үткәрелә.

Форум берничә чара үткәрүне үз эченә ала. Анда Татарстанның күп балалы гаиләләре һәм күп балалы гаиләләрнең иҗтимагый берләшмәләре дә катнаша ала:

- Традицион гаилә кыйммәтләрен булдыру буенча иң яхшы күп балалы гаиләләр иҗтимагый берләшмәләре бәйгесе – “Зур гаилә – көчле Россия!” бәйгесе 2023 елның 10 февраленнән 30 маена кадәр, проект сайтында онлайн форматта үткәрелә.

- Иң яхшы гаилә традицияләрен билгеләү буенча күп балалы гаиләләр арасында “Без киләчәкне формалаштырабыз” бәйгесе 2023 елның 15 февраленнән 30 маена кадәр, проект сайтында онлайн форматта үткәрелә.

- Күп балалы гаиләләр һәм күп балалы гаиләләрнең иҗтимагый берләшмәләре өчен “Без геройлар гаиләләре” фотосурәтләр бәйгесе 2023 елның 24 февраленнән 30 маена кадәр, проект сайтында онлайн форматта үткәрелә.

- “Россия – без синең гаиләң!” күп балалы гаиләләр форумы 2023 елның 20-21 июнендә Мәскәүдә AZIMUT ОЛИМПИКта җанлы форматта үткәрелә.

“Россия, без – синең гаиләң!” Күп балалы гаиләләр форумы турында тулырак мәгълүмат һәм катнашучының анкетасы проектның рәсми сайтында урнаштырылган: https://многодетные-семьи.рф/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International