18 мартта Буа муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 2023 ел башыннан Буа муниципаль районының 50нче баласы теркәлгән.
Яшь ата-аналарны Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Шәүкәт улы Сәлахов, туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре котлады.
Хәзерге вакытта түбәндәге тенденция күзәтелә: гаилә корырга карар иткән парлар никахны тантанасыз теркәүне ешрак сайлыйлар (гомуми санның якынча 70%).
Бүген Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Бала туу» суперсервисы ярдәмендә беренче тапкыр ата-анасы ГХАТ органына килүдән башка баланың тууын теркәделәр. Әти-әниләре шушы хезмәт белән файдаланган сабый 24 февраль көнне Ижау шәһәрендә туган.
2023 елның 17 март көнендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы ГХАТ бүлеге тантаналы рәвештә «алтын» юбилярлар, Мансур Мөхәмәдгалиевич белән Клара Лукояновна Мостафиннар һәм Сирин Мөзахиевич белән Венера Минзиевна Мөдәрисовларны котлады.
Баласыз дөнья-өметсез һәм киләчәксез дөнья. Балалар өйләренә шатлык һәм бәхет алып киләләр, әти-әниләренең тормышын җылылык һәм яктылык белән тутыралар. Шатлык һәм бәхет Даутовлар Марат Рафаил улы һәм Наталья Геннадьевна гаиләсенә килә, алар дүртенче тапкыр әти-әни булалар, матур кыз Алиса дөньяга килә.
2023 елның 16 мартында Чистай никахлар сараенда 2023 ел башыннан Чистай муниципаль районында 100 нче бала тууны теркәү тантанасы булды!
Түбән Кама районының Түбән Уратма авылында 2023 елда алтын туйларын билгеләп үтүче биш гаилә өчен юбилярлар парады узды.
16 мартта Ютазы районының Иске Каразерик авылыннан Ильяс һәм Хәлимә Котловскийлар бергә яшәүләренең «алтын» юбилеен билгеләп үттеләр. «Алтын» туй ир белән хатын өчен генә түгел, ә аларның балалары, оныклары һәм якын дуслары өчен дә гадәти булмаган көн. Бергә яшәгән еллар-бу 50 ел дәвамында ике якын кешенең бергә тырышлыгы нәтиҗәсе.
16 март көнне Саба муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге «Гаилә белеме» курсы буенча, Эзмә урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучыларын каршы алды. Гаилә кыйммәтләре, мәхәббәт һәм гашыйк булу, үзара мөнәсәбәтләрнең төп кагыйдәләре турында әңгәмәне ЗАГС бүлеге башлыгы Гөлнар Шафикова үткәрде.