Түбән Кама районының Түбән Уратма авылында юбилярлар парады узды

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Түбән Кама районының Түбән Уратма авылында 2023 елда алтын туйларын билгеләп үтүче биш гаилә өчен юбилярлар парады узды.

Сибгатуллиннар, Ногмановлар, Гыйльфановлар, Мөхәммәтшиннар һәм Фәхретдиновлар гаиләләре өчен авыл ветераннар советы, Мәдәният йорты һәм китапханә эшчеләре зур тантана оештырдылар. Юбилярларны балалара җылы котладылар, ә оныклары әби-бабайларына матур музыкаль номерлар бүләк иттеләр.

Юбилярлар үзләренең танышу тарихларын сөйләделәр, бәхетле гаилә серләре һәм 50 ел бергә гомер иткән дәвердә булган күңелле мизгелләр белән уртаклаштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International