Бүген Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Бала туу» суперсервисы ярдәмендә беренче тапкыр ата-анасы ГХАТ органына килүдән башка баланың тууын теркәделәр. Әти-әниләре шушы хезмәт белән файдаланган сабый 24 февраль көнне Ижау шәһәрендә туган.
Бала тудыру йортында әнисе ризалыгыннан туу турында электрон медицина таныклыгы рәсмиләштерелгән, шуннан соң ул аның Дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинетына килгән. Алга таба әни баланың тууын теркәү өчен электрон гариза биргән, аны баланың әтисе белән килештергән, Түбән Кама шәһәрен сайлап, ГХАТ органына җибәргән.
Әти-әнисе теләге буенча кызлары Софиянең туу турындагы таныклыгы бланкта да рәсмиләштереләчәк, аны алар үзләре өчен уңайлы вакытта килеп ала алачак.