2023 елның 17 март көнендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы ГХАТ бүлеге тантаналы рәвештә «алтын» юбилярлар, Мансур Мөхәмәдгалиевич белән Клара Лукояновна Мостафиннар һәм Сирин Мөзахиевич белән Венера Минзиевна Мөдәрисовларны котлады.
Бу көнне, күп еллар элек булган кебек, бәхетле юбилярлар залга Мендельсонның туй маршына керделәр. Ирле-хатынлы гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү китабына үз имзаларын куйдылар һәм чиксез мәхәббәт билгесе итеп юбилей туй медальләре белән алмаштылар. Матур вакыйга белән юбилярларның балалары, оныклары котлады.
Районның хатын - кызлар советы рәисе Гатауллина А.М. бәйрәм шартларында район башлыгы И.Г.Нуриев исеменнән истәлекле бүләкләр һәм котлау адреслары тапшырды һәм җитәкченең районның мондый гаиләләре белән горурлануын билгеләп үтте. Юбилярларны бәйрәм белән район ветераннар советы рәисе Р.Ш. Хәмидуллина, Иске Чүриле авыл җирлеге сәркатибе А.Ә. Галиева, коллегалары, туганнары һәм балачак дуслары котлады.